Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

No-till технологиясе өстенлекләре

Нәрсә соң ул No-Till диярсез. Әлеге технология җирне сөрмичә генә, табигатькә, туфракка зыян ясамыйча гына чәчергә мөмкилек бирү дигән сүз.

Республикабызда да  No-Till технологиясен кулланып эшләүче хуҗалыклар бар. Шуларның иң эресе һәм уңышлы эшләп килүчеләрнең берсе “Август АГРО ” кампаниясе. "Август АГРО" идарәче компаниясенең Көнчыгыш регионы  буенча баш агрономы Ильнар Әлфәрит улы  Харисов әйтүенчә, компаниянең 190 мең гектар чәчүлек  җирләре бар. Республикада ул үзенең эшчәнлеген 9 районда – Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Теләче, Минзәлә, Азнакай, Бөгелмә, Мөслим, Лениногорск районнарында алып бара.  Россиядә игенчелекнең шушы технологиясенә нигез салучы  И.Е. Овсинский була, ул 1871 елдан башлап авыл хуҗалыгы культураларын тирән сөрүсез үстерү буенча практик тәҗрибәләрен башлый. 1902, 1905 һәм 1909 елларда аның  “Яңа игенчелек системасы” дип исемләнгән китабын  өч тапкыр бастырып чыгаралар. Дөньяның аграр секторында әлеге технология 94 млн гектардан артык мәйданда кулланыла, болар нигездә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өлкәсендә алдынгы урыннарны биләгән дәүләтләр территориясендә (Канада, АКШ, Бразилия, Аргентина, Яңа Зеландия, Австралия һәм башкалар), - дип аңлатып үтте ул.

Әлеге технология буенча тулырак белү өчен  районыбызда  эшләп килүче “Август Теләче” җәмгыятенең баш агрономы Айдар Мансур улы Габдулганиев белән әңгәмә кордык.

  • Айдар Мансурович, бу технология буенча җирне эшкәртү тәртибен гади генә итеп аңлатып китсәгез иде.
  • Гади генә итеп әйткәндә - җир бөтенләй эшкәртелми дигән сүз. Чәчәбез генә. Язын –көзен  чүп үләннәре үсмәсен өчен   гирбицитлар кулланабыз.  Бер атнадан соң  игеннәрне чәчәргә ярый. Үсеш чорында да  чүп үләннәре, кортларга каршы агулар сибеп  торабыз. Ике ел эшлибез инде  бу технология белән. Беренче елны җирләрне әзерләдек, башкаларны карап, алар  тәҗрибәсендә өйрәндек.
  • Җирне эшкәртмичә генә утырту нәрсәгә файдалы соң?
  • Монда туфрак кузгатылмый, уңдырышлы катлам барлыкка килә. Аннан соң ягулык-майлау материаллары да экономияләнә дигән сүз дә бит әле бу. Мәсәлән, көздән туңга сөрелә, язын җирләр тырмалана, культивация ясала, чәчелә, катоклана...  Ә  No-Tillда бу эшләр бер тапкыр берьюлы гына башкарыла һәм чәчелә. Техника белән җир өстеннән азрак йөрелә, шул сәбәпле туфрак тапталмый, туфракның структурасы бозылмый. Калган үсемлек калдыклары чәчелгән бөртеклеләрне корылыктан да саклый. Яз көне дә без үз басуларыбызга иртәрәк керә алабыз. Җир кипкәнен көтәсе юк дигән сүз. Бу финанс яктан экономия, дөрес мондый чәчү комплекслары зур суммаларда торса да, алар үзкыйммәтләрен аклаячаклар, тракторлар һәм башка агрегатлар бик озакка чыдаячак.

  • No-Till технологиясе буенча утыртканда ашлама күп кирәк, диләр..
  • Юк, килешмим. No-Till технологиясе белән ашлама кертү ихтыяҗы арта алмый, ә киресенчә, әкренләп кими - җирдә табигый процесслар башлана, үсемлек калдыклары чери һәм алдагы культуралар өчен органик ашламага әверелә. Басуларга кирәкле культура уңышы, үсемлек калдыкларын минеральләштерү өчен ашламаларның бер өлеше исәбеннән азотлы ашламалар кертәбез.  Бу No-Till куллануның беренче елларында уңышның кимүен булдырмас өчен кирәк.
  • No-Till технологиясен куллану чорында ул күп кенә мифлар һәм легендалар барлыкка килгән. Шуның берсе – уңдырышлылык. Игеннәрнең уңдырышлыгына файда бармы әлеге технологиядән?
  • No-Till технологиясе белән утыртканда туфрак үзенең уңдырышлылыгын югалтмый, анда органик масса, туклыклы матдәләр туплана һәм биологик активлык арта. Нәтиҗәдә, туфрактагы гумус күләме арта бара. Туфрактагы туклыклы матдәләрнең артуы шартларында культура үзен яхшырак хис итә һәм көтелгәнчә күбрәк уңыш бирә. Мәсәлән, безнең басуларда уртача алганда бодай 51ц , рапс 27 ц чыга башлады. Элегерәк бу сан -  25 цетнер иде.

  • Бөтен игеннәрне дә чәчеп буламы шушы ысул белән? Моның өчен аерым төр туфрак кирәкмиме соң?
  • Бөтен төр игенне дә чәчеп була. No-Till технологиясе табигый процессларга мөмкин кадәр якын булганлыктан, ул табигать тудырган барлык туфракларда эшли. Әгәр хаталар җибәрелгән булса яки технология турында белем җитмәсә, сәбәпне туфракта, климат шартларында яки башка нәрсәдә эзләргә кирәкми. Сәбәп, әлбәттә, туфракта түгел.  

 

  • Сезнең карамакта ничә гектар җир бар хәзер?
  • 9294 гектар җирләребез бар. Бу сан пай җирләре хисабына ел саен бераз гына үзгәреп тора.
  • No-Till ' ка күчү өчен бөтен техниканы алыштыру кирәкме? Нинди агрегатлар кулланып эшлисез икән, аны да әйтеп узыгызчы.
  • Техниканы тулаем алыштыру кирәкми әлбәттә. Хуҗалыкларда  шул ук тракторлар, чәчкечләр, сиптергечләр һәм комбайннар эшли. Чәчкечкә аерым таләп бар инде - бу No-Till технологиясен кертү өчен бердәнбер кискен техника үзгәреше. Ә менә No-Till технологиясендә туфрак эшкәртү техникасы бөтенләй кирәк түгел. Ике төрле -  12 һәм 15 метрлы  агрегатлар кулланабыз. Алар белән көненә,  бер сменага, 100-110 гектар җирне эшкәртәләр.
  • Хәзерге заманда яңа төр инновацияләр туып кына тора, сез кулланасызмы?
  • Техника автопилот белән эшли әйе. Бөтен басулар онлайн режимга көйләнгән. Алай уңайлы. Берәр басуда техника туктап калса, шунда ук механизатор белән элемтәгә керә алабыз...

Кыскача, менә шулар. No-Till технологиясендә җирдә авыру һәм корткычлар җыела дигән уйдырманы белгечләр кире кага. Табигать балансны үзе саклый, - диләр алар. Иң мөһиме - һәр адымны җентекләп тикшерергә һәм өйрәнергә кирәк. Чөнки агрономик хатаның бәясе шактый югары булуы мөмкин.  Кирәкле нәтиҗәләргә ирешү өчен, мөгаен, No-Till технологиясе буенча күбрәк еллар  эшләүче кешеләрнең уңышлы тәҗрибәсен өйрәнергә, үз шартларыңа яраклаштырырга һәм хуҗалыкларга кертергә кирәктер.   

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев