Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

 

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Хәзерге зманда энергетика - җәмгыять үсеше нигезе. Районыбызның тормыш-көнкүрешенең имин һәм уңайлы булуы өчен район электр челтәре һәм “Энергосбыт”ның клиентларга өстәмә хезмәт күрсәтү офисы коллективлары зур көч куя һәм армый-талмый хезмәт итә. Электр челтәренең, электр корылмаларының ышанычлы булуын тәэмин итү һәр белгечтән зур һөнәри осталык, җаваплылык сорый. 

Мөхтәрәм энергетиклар! Һөнәри бәйрәмегездә сезгә район халкы исеменнән намуслы һәм нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәт белдерәбез. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, ветераннарга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев