Нурания Гыйльметдинованың “Йөз ел элек” повестеның дәвамы
Өйгә кайткач, һәр көнне әтигә яисә әбигә сабакны тыңлатам. Кыш буе “Әлпи”, Әбҗәт”ләрне күңелгә бикләгәч, кулыма “Ясин” тоттырдылар һәм мин, иҗекләп, ясин укый башладым.
Әти белән әби мине мактасалар да, укуы бер дә җиңел түгел. Гомердә ишетмәгән гарәп сүзләрен бик авырлык белән булса да укырга өйрәнер дә идең, тик шул иҗекләп уку дигән нәрсәгә озак вакыт төшенә алмый йөрүем күңелемә, миннән шәкерт чыкмый, ахры, дигән уйны беркетә дә, күзләргә яшьләр килә. Мәсәлән, “Әлхәм” сүрәсендәге «вәлаззаллин» дигән сүз иҗекләп болай укылырга тиеш: “вә өсе вәла мимсемә вәлазза тәштисендә вәлаззал ләмга сәкен вәлаззаллам асыли вәләззаллин нәнга сәкен (һәм, ниһаять!) вәлаззаллин”. Мондый укуның кадиме ысул икәнлеген һәм мәдрәсәләрдә белем бирүне нык кыенлатканын мин ул чакта, әлбәттә, аңламадым. Тик тешем-тырнагым белән шушы ысулның хикмәтенә төшенеп, мин тырышып укырга ябыштым. Камилә абыстай бу кышта язарга өйрәтмәсә дә, “Әлпи”, “Әбҗәт”, “Ясин”нәрне шактый шома укый башладым. Беркөнне өйгә кайтканда, Миңниса язу өйрәтмәүнең серен әйтеп бирде.
– Безгә егетләр белән хат язышмасын өчен язу өйрәтмиләр. Сезгә мәдрәсәдә җәренгә язу яздырачаклар, быел яздырсалар, без дә күз кырыебыз белән генә өйрәнеп калабыз бит, ә бу зур гөнаһ була, – диде ул.
Менә ничек икән! Мин Миңнисаны тынычландырырга ашыктым:
– Үзем өйрәнгәч, мин сине дә өйрәтермен, ә син миңа сәлам хаты язарсың.
– Көт менә! Шулай итте ди, синең ише борыны юеш малайга хат язарга мин, – дигән була Миңниса.
...Борыны юеш дип тормадылар, икенче көзне әти үзе Мөбарәкша белән мине мәдрәсәгә илтеп бирде. Вафа хәлфә каршына икебез тезләндек, әти дә, без дә хәер биргәннән соң озаклап дога кылдык.
Без укыячак бу мәдрәсә бездән ерак булмаганга, өч безнең йорт хәтле бу бинаның тышкы ягы күзебезгә сеңгән инде. Ә менә мәдрәсәнең эчен без кызыксынып байтак вакыт өйрәнеп утырдык. Мәдрәсә өч зур бүлмәдән гыйбарәт булып, урта бүлмә шәкертләрнең өс киемнәре, чабата, агач башмаклар, каталар һәм төрле рәвешкә кереп беткән итекләр белән тулган. Шунда ук хәлфәләргә һәм башка авылдан килеп укучыларга аш пешерү, самавыр кайнату урыны да җайланган. Урта бүлемнең ике яктагы ишекләре эчке уку бүлмәләренә алып керәләр. Морҗа белән ике ара кечкенә генә итеп бүлеп алынган, анда хәлфә абыйның яшәү урыны икән. Уку бүлмәләре якты, һәрберсендә бишәр тәрәзә. Иң гаҗәбе: өч як диварга да түшәмнән ярты метр чамасы түбәнрәк шүрлекләр ясалып куелган. Бу шүрлекләрнең кунып йөрүче, башка авылдан килеп укучы балаларның урын-җирләрен кую өчен хезмәт итүен мин, шәкертләр җыелып беткәч, алар мендәрләр, иске туннар, бишмәтләр, киезләр белән шыплап тулгач кына аңладым. Тәрәзә араларында аскарак китаплар кую өчен киштәләр, ә тагын да аскарак – түбәнге ниргәләргә –букчалар элү өчен агач чөйләр кагылган. Бүлмә уртасына аска таба кыйгачрак итеп идәннән чирек метр биеклектәрәк эскәмия рәвешендә ясалган дүрт-биш рәт такталар куелган. Шул кыйгач тәбәнәк эскәмия артына бер рәткә ун-унике бала тезләнешеп утырабыз да, үзебез укый торган китапларны ачып салып, хәлфә абый биргән сабакны кычкырып укый башлыйбыз. Сыйныфлар әлеге дә баягы рәт белән генә аерыла. Без Мөбарәкша белән беренче рәттә утырганга, арттагы рәт-сыйныфтагыларның тавышлары колакка кереп буталдырса, урта рәт-сыйныфтагыларның колаклары алдагыларның да, арттагыларның да кычкыруларын ишетеп, хәлфә абый мәдрәсәдә булмаганда, бер-беребезне кисәтергә тотынабыз:
– Акырма әле колак төбендә, син генәме әллә монда?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев