Нургали бакчасы
Берничә ел элек Теләче авылында яшәүче Нургали Сәфәргали улы Шаләхмәтовның үз ихатасы янәшәсендә булган җирне арендага алып, бакча булдыруы, анда күпсанлы агачлар һәм чәчәкләр утыртуы, аларның дөньяга ямь, хуш ис биреп утыруы һәм аның якты, матур хыяллар белән яшәве турында сөенеп язган идек.
Әмма, Нургали абыйга әлеге якты, матур хыялларын чынга ашырырга насыйп булмады. Узган ел, Изге Рамазан аенда, уйламаганда - көтмәгәндә Нургали абый йөрәк өянәгеннән вафат булды, бакый дөньяга күчте. Якыннары гына түгел, әлеге ачы хәбәр - хәсрәтне, без - райондашлары да, аеруча көрәш сөючеләребез аяз көнне яшен суккан кебек кабул иттек. Бу очракта: “Ашар ризыгы, эчәр суы беткән булган”, - дип үзебезне тынычландырудан башка чара юк. Барыбыз да аңа һәм башка әрвахларга догада булыйк! Бер гектар мәйданны биләгән урман - 120 килограммнан 280 килограммга кадәр углекислый газны “йотуын”, 180 килограммнан 200 килограммга кадәр, уртача зурлыктагы агач - 3-6 кеше суларлык кислорд эшләп чыгаруын, бер гектар ылыслы агачлар ел буена 40 тонна тузаны “сулавын”, ә яфраклы агачлар 100 тонна тузанны тоткарлавын исәпкә алсак, Нургали абыйның нинди игелекле, илгә-көнгә файдалы эшкә тотынуын чамалавы кыен түгел.
Хәзер агачлар һәм чәчәкләр белән тулган бакчаны Нургали абыйның хәләл җефете Гөлниса ханым, балалары һәм оныклары тәрбия кыла. Без очрашкан көнне дә улы - Раил, кияүе - Семен, оныгы - Тимур белән шунда иде алар. Раил триммер белән үләннәрен чапса, Семен белән Тимур җил тегермәне эшлиләр иде. Соңгысы, җилдә хәрәкәткә килеп, әлеге кабатланмас бакчага үзгә бер бизәк өстәп торыр дигән ышаныч бар.
Биредә һәр чәчәкнең, агачның үз тарихы, үз язмышы һәм үзенә генә хас матурлыгы бар. Алар белән мине, һәркайсы турында бәйнә-бәйнә сөйләп, хуҗабикә Гөлниса апа таныштырып чыкты. Әлеге бакча безне үзәктән - “Туган авыл” күңел ачу комплексына, Теләче стадионына бару, кайту юлында, кашкарыйлары белән бергә күз кысып, сәлам биреп озатып кала.
Өлкән буын райондашларыбыз яхшы хәтерлидер, районыбызның җырларда җырланган Карачтау (Яңа Җөри) авылында Гөлниса апай белән Сәфәргали абый гаиләсендә, апасы - Гөлнур (Комрау авылында гомер кичерә), сеңлесе Зөлфә (Казан шәһәрендә яши) янәшәсендә туып-үскән Нургали абый күпчелек гомерен хокук саклау органнарында, аның да иң авыр һәм четрекле тармаганда иктисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә эшләп үткәрде. Дөрес, үзенең хезмәт юлын ул, бухгалтер буларак башлап җибәрә. Аңарчы, Теләче урта мәктәбендә белем алып, өч ел Балтыйк диңгезендә, Хәрби - диңгез флотында хезмәт итеп кайта. Аннары, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Армия сафларына алынганчы, Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыкта механизатор буларак хезмәт куя.
Техникум тәмамлаган яшь белгечне яңа гына мөстәкыйль хуҗалык булып яши башлаган “Баландыш” совхозына эшкә билгелиләр. Биредә ул клубка кичке уенга чыккач, булачак хәләл җефете, Баландыш авылы кызы Гөлниса туташ белән таныша. Аның Казан шәһәрендә яшәп, эшләп яткан чагы. Биредә ул тегүчелеккә укый, тегүче, соңрак “Точмаш” заводында токарь (!) булып эшли. Соңрак без аны озак еллар район финанс оешмаларында эшләгән хезмәткәр буларак беләбез.
Шунысы кызык, үзе дә фатирда яшәүче Нургали абый кызны беренче тапкыр күргәндә, авылга кайткан кунак кызы дип уйлый. Тәүге тапкыр озата кайтканда да: “Әйдә авыл, аның кешеләре белән таныштырам”, - дип сүз ката. Гөлниса апалар өе турысыннан узганда: “Бу өйдә ике кыз яши”, - дип таныштыра. Сүз Гөлниса ханымның апасы Рәсимә белән сеңлесе Гөлсем турында барган була.
Бер ел дуслашып, бер-берсен сынап йөргәннән соң, алар 1982 елда өйләнешәләр. Соңрак Нургали абый эчке эшләр органнарына эшкә урнаша. Питрәч районында, аның да иң зур авылы - Шәле кергән җирлектә участок инспекторы буларак хезмәт куя. Дөрес, яшь гаиләнең тормышы җиңел генә бармый. Баландышта, Шәледә яшәгәндә дә торак мәсьәләләре авыр, каршылыклы була. Шуңа да карамастан, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, аның да көрәш төрен үз итеп, холкында зур ихтыяр көче, чыдамлык сыйфатлары тәрбияләп үскән егет әлегедәй бер дә чишелмәс кебек тоелган каршылыкларны бер - бер артлы чишә бара. 1984 елда әтисе кебек көрәшче булып үсәчәк өлкән уллары Наил, 1986 елда кызлары Ралия туа. Исегездәдер, Нургали абый Теләче Сабантуенда, “Батыр” спорт комлексында уза торган район, республикакүләм ярышларда көрәш буенча алыштыргысыз комментатор һәм хөкемдарларның берсе иде. Башкача була да алмый. Кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнеп үскән, районкүләм ярышларда Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалык командасына, республика ярышларында Саба, Теләче районнары командаларына алтын очколар китергән, тренерлык иткән, команда вәкиле булган Нургали абый Казанда “Ак барс” көрәш сараенда, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә уза торган республика, дөньякүләм ярышларның берсен дә калдырмыйча карап баручы тугры тамашачыларның берсе булды.
Теләче районының яңадан торгызылу хәбәрен Шаләхмәтовлар гаиләсе сөенеп каршы ала. Район эчке эшләр бүлеге оешу белән, Нургали абый бирегә кайтып эшкә урнаша. Теләчегә кайту белән, үзләренә йорт салалар. Соңрак, әлеге йортны кирпеч белән тышлап, янәшәсенә мунча, абзар-кура төзеп чыгалар. Сер итеп кенә әйтәм, Шаләхмәтовлар нигезе без хезмәт куя торган “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге белән күрше. Ә Гөлниса апа коллегабыз, бездә техник хезмәткәребез. Үзләре салып чыккан йорт-нигездә өченче балалары, үсә төшкәч гер спортын үз итәчәк Раил туа. Шалахмәтовларның дус - тату гаиләсендә ике ул, бер кыз тәгәрәшеп үсәләр. Бүген Наил гаиләсе белән Казан шәһәрендә көн күрсә, Ралия белән Раил гаиләләре белән Теләчедә яшиләр.
Әлбәттә, алар әниләре янына һәм әтиләреннән якты, матур истәлек булып калган бакчага теләп кайтып, килеп йөриләр, хезмәт куялар. Бу уңайдан сөекле язучыбыз Мөхәммәт абый Мәһдиевка кушылып: “Кеше китә, җыры кала” дияргә генә мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, узган ел Мөхәммәт абый Мәһдиевның “”Кеше китә, җыры кала” әсәре буенча телесериал нәкъ менә безнең районда, Карачтау авылында Нургали абый туып-үскән нигездә төшерелде. Телесериалда без әлеге өйне тыштан да, эчтән дә, ишегалдын да, капка төбен дә күрдек. Биредә без әлеге йорт-нигез фонында Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларда яшәгән тулы бер гаилә язмышын (халкыбыз язмышын дисәк тә була - Ф.Н.), аларның гади генә булмаган эш-гамәлләрен, күркәм яшәү рәвешләрен, узган гасырның җитмешенче елларындагы туй, хәтта ишегалдында һәм капка төбендә укылган җеназа күренешләрен дә күрдек. Нургали абыйның гүзәл бакчасы гына түгел, телесериалда күрсәтелгән туган нигезе дә райондашларыбыз күңеленә үткәннәрдән бер матур хатирә, ядкарь булып кереп калды. Язганнарым Нурагли абыйның якты истәлегенә дога булып ирешсә иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев