Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч дистәдән артык сәүдәдә

Казаклар авылының уртасында сәүдә йорты урын алган. Аның тышкы ягы, эчке өлеше дә ялт итеп тора. Бу кибеттә авылдашларына Дания апа хезмәт күрсәтә.

Ул 1956 елда Казаклар авылында Хаҗи абый һәм Зәйтүнә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Дания апаның әтиәнисе хуҗалыкта терлекчелектә эшлиләр. Шуңа күрә балаларын да хезмәт белән тәрбияләргә тырышалар. Дания апа башлангыч һәм төп белемне туган авылында үзләштерсә, 9-10 сыйныфларны Теләче урта мәктәбендә ала. Алга таба һөнәр үзләштерү мәсьәләсе дә килеп баса. Авылдашы Нәкыя апа Кәлимуллина: “Дания, сеңлем, поварлыкка барып кара әле“, дип киңәш биргәннән соң, Норлаттагы повар курсларында белем ала. Аңа зур рәхмәт дип искә алды Дания ханым. Һөнәр алганнан соң Теләче ашханәсендә 2 ел эшләргә дә өлгерә. Шуннан Казанга китеп, булачак тормыш иптәше белән очрашып гаилә коралар. Юрий абый бик оста эретеп ябыштыручы. Соңрак алар Лаеш районындагы “Рыбхоз”га кайтып урнаша. Дания апа ире Юрий белән балык үрчетә. Бу өлкәдә алар 10 еллап хезмәт куялар...

Ленар Хуҗин

Дания апа хакында тулырак язма район газетасының 19 октябрь санында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев