Өченче номерлы балалар бакчасы коллективы ветераннарны котлады
Күркәм гадәт буенча октябрь башында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы хезмәт ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Бу үзенчәлекле көнне хезмәт ветераннарына йөрәк җылысын һәм ихлас котлауларын юлладылар. Зурлар төркеме балалары үз куллары белән ясалган открытка бүләк иттеләр, матур җыр җырладылар. Мондый очрашулар яшь буынның өлкәннәргә карата мөнәсәбәтен хөрмәт һәм рәхмәт белән тутыра.
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы хөрмәтле өлкәннәребезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф, озын гомер теләп кала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев