Өлкәннәр көне якынлаша
Тиздән өлкәннәр көне якынлаша. Шул уңайдан, Алан мәдәният йортында «Солдат әниләрен хөрмәтләп» дип исемләнгән кичә булып узды.
Алан авылында бүгенге көндә 6 ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Менә алар: Биккинин Айтуган, Гилязов Рифат, Хафизов Илдар, Валиуллин Илшат, Коломеец Сергей, Зиятдинов Таһир.
Чәй табыны артында узган чара жырлар, сагыну күз яшьләре, хәтирәләрне яңарту белән үрелеп барды. Балаларын өзелеп көтүче Биккинина Рәшидә апа, Гилязова Ильгизә апа, Хафизова Фирдәвес апа, Валиуллина Зөһрә апаларга исәнлек саулык, балаларын көтеп алып, аларга сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
Бәйрәм ахырында Алан авылында урнашкан "Зөфәр" кибете директоры, хәрдаим ярдәм кулы сузучы Рафаэль Габдрахманов әзерләгән пакетлар өләшенгән. Аңа зур рәхмәтләрен җиткерә оештыручылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев