Олы йортка ни кирәк булса, кече йортка да шул кирәк
Районыбыз кырларында тулы куәткә урып җыю эшләре бара. 12 август көнне, без, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, Шәтке авыл җирлегендә урнашкан җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте кырларында булып урак барышы белән танышып кайттык.
Шәткедән Теләчегә кайту юлында без районыбызның иң уңышлы эшләп килүче ике крестьян - фермер хуҗалыгында да булып, алардагы урып - җыю эшләренең барышы белән кызыксындык. Алар: Шәтке авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан “Гафуров Б.Р.” һәм Олы Нырсы авыл җирлегендәге “Зәкиев И.И.” крестьян - фермер хуҗалыклары. Без килгәндә ике хуҗалыкта да арпа культурасы сугалар иде. Ике хуҗалыкның эшчәнлеге терлекчелеккә нигезләнгән, икесенең дә җир биләмәләре бар. Булат - 180, Илназ - 150 гектар җиргә ия. Урып - җыюда аларга ялланган эшчәеләре нык булыша. Мисал өчен, хуҗалык эшләрендә Булатка Азат Якупов белән Зөлфәт Мирзин ярдәм итсә, Илназ хуҗалыгында Илсур Тимергалиев белән үз чорының легендар механизаторы Зиннур Вәлиев (үзенә 68 яшь, мин лаеклы ялда дип кул кушырып утырмый, авылдашына ярдәм итәргә алынган, сөбханалла) хезмәт куя. Бу көнне алар да кырда эшли, комбайн иярли иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиновның: “Энем, нинди проблемаларың бар?” дигән соравын алар алдан сүз куешкандай:” Сөт бәяләре түбән, калганы түзәрлек. Урак үз көенә бара, аерым борчулар юк. Иң мөһиме - яңгырлар гына еш явып комачауламасын! - дип җавапладылар.

Илназның эшчеләре генә түгел, әтисе Илһам әфәнде дә кырда иде. Әти булудан тыш, хуҗалыкта агроном вазифасында да хезмәт куя. 11 августта аңа 60 яшь тулган. Озак еллар кооперация тармагында хезмәт куеп, ил -көн алдында эш күрсәткән бу ир - егетне узган туган көне белән котлап, аңа исәнлек - саулык, хәләл җефетенең, балаларының һәм оныкларының ныклы таянычы булып озак яшәвен телим.

Егетләрнең һөнәри эшчәнлегенә килсәк, Булат үзенең җирләрендә арпадан тыш, күп булмаган күләмдә бодай, солы культуралары да игә. Бу хуҗалыкта арпаның чыгышы уртача 25 - 30 центнер тщшкил итә. Иген уңышының үзеннән артканың сата Булат. Идарә башлыгының” “Быел арпаның бәясен күпмедән куячаксың?” - дигән соравына ул: “12 сумнан да ким куймаска иде. Үзкыйммәтеннән түбән бәя куеп булмый бит инде. Аеруча ягулык - майлау материаллары кыйммәт, шуңа күрә ягулыкны чагыштырмача түбән хакка юнәтү ягын карыйбыз, без җитештергән сөткә бәя күтәреләсе урында, киресенчә төшә”, - дип җавап бирде.
Моннан дистә еллар үзенең фермер хуҗалыгын Булатның крестьян - фермер хуҗалыгында бүген җәмгысе 108 баш терлек асрала. Шуларның 50 се савым сыеры. Терлек торагын да ул дәүләт ярдәме белән 50 баш савым сыерына исәпләп төзеп җибәргән иде. Терлекчелектә аңа хәләл җефете Ләйсән зур таяныч. Сыерларны бергәләп савалар, ашаталар һәм тәрбиялиләр. Булатның башкалардан беркадәр өстенлеге бар, аның хуҗалыгы терлек азыгы тарату җайланмасына ия.

2013 елда әтисе белән берлектә фермерлык эшчәнлегенә алынган Илназның 100 баш терлеге бар. шуның 53 е савым сыеры. Булаттан аермалы буларак, Илназ үгез бозауларнын сөттән аергач сатмый, үзе үстереп, симертеп иткә озата. Аның да терлек торагы 50 баш савым сыерына исәпләнеп төзелгән иде. Бүген хуҗалыкта һәм сыердан 25 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Бу эштә аларга ялланган эшчеләр Ләйсән Гобәйдуллина белән Гүзәл Прокопьева бик теләп ярдәм итә. Алрдан тыш, Илназ саву аппаратларын хәрәкәткә китерүче, аларны карап, төзекләндереп бер операторга да ия. Әлбәттә, Илназның гаилә бизнесында төп таяну ноктасы, ярдәмчесе хәләл җефете Ләйсән. Аның белән алар дус - тату гаиләдә бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Күптән түгел әлеге хуҗалыкта Олы Нырсы авылында “Ура, авылга!”сменасында ял итүче балалар белән бергә уннан артык блогер булып киткән. Әйтүләренчә, үзләренә авыл тормышы нык ошаган. Трактор, комбайн йөртеп, сыер савып караганнар, көтү киткәнен, кайтканын күргәннәр, сөт ризыкларының ничек ясалуы белән кызыксынганнар. Әлбәттә, кызыксынып кына калмаганнар, авыз да иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев