Олы Мишәлеләрнең шатлыгы
Олы Мишә авылы халкы да җыеннарда фельдшер-акушерлык пункты кирәклеге хакында гозерләрен байтак җиткерде. Ниһаять аларның хыяллары чынга ашты.
Район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның ярдәме белән быел авылның уртасында аңа нигез ташы салынып, кызу эш башлады. Авылга ямь биреп, заманча бина калкып чыкты. Төзелеш федераль программа нигезендә алып барылды. Авылның фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре 290 кешегә хезмәт күрсәтә. Шуларның эш яшендәгеләре - 154, 83 - өлкән буын вәкиле, 17 яшькә тикле 53 бала исәпләнә.
31 ел авылның фельдшеры булып эшләүче Люция Галимова үзенең эш бүлмәсен күреп шатлыктан елаган да. Дөрестән дә биредә эшләү, авыруларны кабул итү өчен бар шартлар да бар. Люция ханым медицина буенча белемне Яшел Үзән шәһәрендә ала. Бер ел Сабаның неврология бүлегендә, соңрак Теләче үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли. 1993 елдан бирле Олы Мишәдә авылдашларына һәм күрше Җәнәй авылына хезмәт күрсәтә. Хезмәтен яратканлыктан зарланмый, уфтанмый. “Мунчада юынып торган җирдән дә алып чыгып китәләр. Ярдәм сорап керүгә бар эшне ташлап чыгып киткән вакытлар күп булды. Тормыш иптәшем дә һәрчак ярдәм итте. Бу бит безнең эшебез, ашыбыз. Шушындый заманча эш урыннарында эшләү зур куаныч. Бернинди шартлары булмаган биналарда да эшләргә туры килде”, - диде ул сөйләшү барышында.
Авыл халкының куанычын уртаклашырга район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хамидуллин һәм баш табиб Ирек Галиуллин килде.
Авылның медицина учреждениясенә эшчәнлек алып бару өчен бу көннәрдә лицензия бирелгән. Шулай ук аларга дару сату өчен дә рөхсәт документы бирелгән. Хәзер олы яшьтәгеләр үзләренә кирәкле даруларны эзләп аптекага йөрми. Үзләренә уңайлы вакытта фельдшер-акушерлык пунктыннан гына килеп алалар. Авыл халкы сайлау мөмкинлеге зур дип сөйләште.
Яңа ФАП бөтен заманча медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылган. Мондый уңайлы шартларда авыл халкына хезмәт күрсәтү бермә-бер җиңеләячәк.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев