Олы Мәтәскәдә “Карга боткасы”
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез “Карга боткасы”.
Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Быел да, 1 апрель көнне, мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды - алар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы”уеннары уйналды. Мәдәният хезмәткәрләре аларга кошларга кагылышлы кызыклы сораулар бирде. Урамда казанда ботка пешерелде. Ахырдан бәйрәмгә килүчеләр барысы да ботка белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев