Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырсыда Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды

Җиңү бәйрәме көннәрендә авылларда сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын зурлау чаралары уза.

Шундый чараларның берсе бүген, сугыш ветераны  Алексей Писарев яшәгән  Олы Нырсы авылында узды. Тантаналы чарада хөрмәтле  кунаклар - Теләче муниципаль районы  башлыгы Нәҗип Хаҗипов; Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин; Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе әгъзасы Камил Садриев; Теләче һәм Саба районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров та катнашты.  Мәктәп укучыларының, мөгаллимнәрнең  сугыш китергән афәтләр, тылдагы фидакарь хезмәт турындагы чыгышлары күңел кылларын тибрәтте. .97 яше тулган сугыш ветераны  Писарев Алексей Иванович  яу кырында иптәшләре белән бергә язган шигырен яттан сөйләп, укучыларга изге теләкләрен җиткерде:

- Сезнең яу кырыннан кайта алмаган әти-бабаларыгыз, якыннарыгыз өчен яшисегез бар әле. Алар сез укысын, эшләсен, ял итсен, тыныч тормышта балаларын, оныкларын тәрбияли алсын өчен гомерләрен биргән.  Ходай озын гомер, сәламәтлек насыйп итсен сезгә, – дип  теләде ул. 

Олы Нырсы җирлегеннән 557 кеше сугышка китә, аларның  367 сенә туган якларын кабат күрү насыйп булмый. Чарада катнашучыларның күбесенең йөзендә моңсулык чагыла иде.  “Җиңү көне – авыр бәйрәм: куаныч та, сагыш та ул“ дип юкка гына әйтмиләр шул.  

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев