Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Нырсыда кунакта яки Язны каршы алдык

18 март көнне Олы Нырсы авылында «Нәүрүз + Язылучылар көне» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рамиль Гиниятов ачып җибәреп,  авылдашларын, килгән кунакларны яз бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм Казан шәһәреннән кайткан бертөркем артистлар, җирлек үзешчәннәренең җыр-моңнары, дәртле биюләр,  кызыклы уеннар белән дәвам итте.

Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә дә үз көчләрен сынашты.  Кайнар табада пешеп чыккан бәйрәм коймагы, самавырда кайнаган чәй, кайнар плов  һәркемнең күңеленә хуш килде, яз рухы өстәде.

Шулай ук чарада бәйрәм кунаклары, 2023 елның икенче яртыеллыгына  "Теләче" район газетасына языла алды. Ахырдан алар арасында бүләкләр уйнатылды. 


 Бәйрәмнең күңелле мизгелләрен Эльмира Котдусова фотоларында күрә аласыз.
Үткән бәйрәм хакында тулырак район газетасының киләсе санында. 
 Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев