Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Олыласаң - олыны, олыларлар үзеңне

1 октябрь - Өлкәннәр көне якынлаша. Әлеге уңайдан бүген район мәдәният йортында районыбыз өлкәннәрен хөрмәтләү чарасы булып үтте.

Чарада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы Республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты һәм чыгыш ясады. 

Иң элек өлкәннәребезне үзенең дәртле җыры белән районыбызның  рәсми булмаган Халык артисты, буш вакытларында бик мәгънәле, тирән һәм фәлсәфи  шигырьләр иҗат итүче Сиринә Гатиятова сәламләде.  Аңарчы чара кунаклары район мәдәният йорты фойесында пенсионерларның кул эшләре белән таныштылар. Үзләренең чыгышларында алар республика, шул исәптән район тормышында да ветераннар оешмасының әһәмиятен билгеләп үттеләр. Район пенсионерлары актив тормыш алып баралар, төрле проектларда катнашалар диделәр алар. Азактан, алар  ветераннарга дәүләт бүләкләре тапшырдылар һәм район, республика ветераннарының үрнәк булуларын, шуңа күрә алар тирән хөрмәткә һәм югары мактауга лаек булуларын ассызыкладылар, нык сәламәтлек һәм яңа туар көннәрне каршылар, уй-хыялларны тормышка ашыру өчен энергия теләделәр.

Рәсми чыгышлар һәм бүләкләүләрдән соң,, өлкәнннәребез өчен Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт комедия театры артистлары тарафыннан үзе дә озак еллар дәвамында әлеге театрда артистка булып эшләп, меңләгән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган республиканың Халык артисты Исламия апа Мәхмүтова әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Күрәсем килгән иде” спектакле күрсәтелде. Ул өлкәннәребезгә район хакимияте тарафыннан бәйрәм бүләге буларак  тәкъдим ителде.

 Аңарчы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә өлкән буын мәдәният хезмәткәрләрен, китапханәчеләрне хөрмәтләү чарасы булып үтте. Гомерләрен халыкны агарту тармагында эшләп үткәргән өлкәннәребезгә ихлас тәбрикләүләрне,  район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов белән район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Резидә Дәүлиева ирештерде. Музыкаль сәлам буларак, алар өчен үзләренең иң матур җырларын район мәдәният йорты хормейстерлары - республиканың Атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова белән яшь җырчыбыз, күп кенә җыр фестивальләре, бәйгеләре җиңүчесе һәм лауреаты Рада Әхмәтгаязова башкарды. 

Җылы, якты, күзләрдән яшь тамчылары китерә торган очрашу мул сыйлы табын артында узды.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә алсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев