Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Онытмыйк телебезне! (бәйге өчен)

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан “Күңелем шигырь яза” дип исемләнгән шигырь бәйгесе бара.

Онытмыйк телебезне!

 

“Туган тел”шигыре белән,
Кечкенәдән таныш мин.
Тукай абый шигырьләрен
Яратам, хөрмәт итәм.

 

Су анасы әкиятен,
Укыды миңа әни.
Курка калдым, ишеткәч тә
Белмәсәм дә әллә ни.

 

Су анасы иртә таңда,
Утырды бугай уйлап.
Басмадагы тарак белән,
Йөреде бугай уйнап.

 

Ышансаң, ышанмасаң да,
Чын итеп яза белгән.
Безнең матур балачакны,
Ул инде алдан белгән.

 

Белү белән генә түгел,
Ул аны алдан күргән.
Шуңа күрә һәр язганы
Төшмидер телебездән.

 

Тукай абый татар телен,
Әкиятләренә салган.
Үз телеңне яратырга,
Хөрмәтләргә чакырган.

 

Мин- татар, дип горурланып,
Татарча әйтә алам.
“Су анасы”, “Шүрәле”не,
Беркайчан да онытмам.

Шәймәрдәнов Данир, 6 сыйныф Олы Мишә урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев