Җөридә хоккей ярышы узды
Бүген Иске Җөри боз мәйданчыгында Иске Җөри авылы күчмә кубогына хоккей ярышы узды.
Барлыгы дүрт команда узара көч сынашкан турнирның ачылыш тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та катнашып, егетләргә уңышлар теләде. Кискен көрәштә беренче урынны Шәтке уенчылары яулады. Иске Җөри егетләре икенче урынга лаек булды. Теләче һәм Олы Тиләҗе командалары өченче, дүртенче урыннарны бүлеште.
Алинә Шамарданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев