Осталыкка тәҗрибә аша
Халыкта: “Хатын-кызның бәхете - ирдән уңу”, - дигән гыйбарә йөри. Әлеге гыйбарә Шәтке авылында яшәп, “Агролак” ширкәтендә сыер савучы булып эшләүче Рузия Закирова өчен дә искәрмә түгел.
Тормыш иптәше Рушан белән яшьли кавышып, дус-тату гаиләдә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер олы кызлары Илүзә тормышлы булып, Теләче авылында яшәсә, хезмәт куйса, кече кызлары Чулпан быел авылда урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына укырга кергән. Ирдән генә түгел, эштән дә уңган Рузия. Унбиш еллап инде ул туган хуҗалыгында сыерлар сава. “Ярый әле, авылда ферма бар, шунда эшләп тормышны алып бара алабыз”, - диде ул сөенечен белдереп. Яшьлегендә Казанга китеп тегүчелеккә укыган, беркадәр тегүче булып эшләргә дә өлгергән. Язмыш аны кабат туган авылына кайтарган, авылдаш егете Рушан белән чәчләрен чәчкә бәйләгән. Кире авылга кайтканына тамчы да үкенү хисләре кичерми Рузия. Эшендә тәҗрибә дә тупларга өлгергән. Әлеге осталык, җитезлек һәм хезмәттәшләре - Миләүшә Яруллина, Алинә Зәйнетдинова белән аңлашып эшләү аңа югары күрсәткечләргә ирешергә, алдынгылар сафында атларга ярдәм итә дә инде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев