Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Оттым дип, тотылмагыз...

Тормышыбызда мәгълүмати технологияләр көннән-көн үсә. Шулар белән бергә, Интернеткибетләр дә туып тора. Кеше хәзер каядыр барып тормыйча, кирәк әйберсен интернет аша гына заказ бирә. Рәхәт бит, вакыт үткәреп тә йөрисе юк, өеңә кадәр китереп бирә торганнары да бихисап.

Тик кайбер очракларда оттым дип уйлап, тотылырга да мөмкин булуын истән чыгармаска кирәк. Интернет-кибетләрдән алынган товар сыйфатсыз булса нишләргә? Алардан әйбер сатып алганда, нинди кагыйдәләрне истә тотарга? Алдакчылар кулына ничек эләкмәскә? Бу сорауларга җавап алу өчен без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек. Үз хокукларыңны бел! Товарны интернеттан сатып алу дистанцион сәүдәгә карый, чөнки кулланучы алыр алдыннан товар белән турыдан-туры таныша алмый. Бу очракта сатуалу килешүе сатучының тәкъдим ителгән товарның тасвирламасы Оттым дип, тотылмагыз... белән каталоглар, фотосурәтләр, элемтә чаралары аша танышу нигезендә төзелә. Бу ысул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 статьясы һәм товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләре белән җайга салына. Ләйсән Абдуллина белдергәнчә, әгәр кулланучы сыйфатсыз товар сатып алса, Законның 18 статьясы һәм сату кагыйдәләре нигезендә, ул товарны шул ук яисә башка маркадагы (модель, артикулдагы) товарга алмаштыруны, сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне, товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы, яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә хокуклы. Шулай ук сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарта һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтарта ала. Сатучы таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш. Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сату нәтиҗәсендә үзенә китерелгән зыянны да тулысынча каплау турында дәгъва кылырга хокуклы.

Алинә Шәмәрданова.

Бу хакта тулырак район газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев