Паспортлы булдылар
Бүген Россия Федерацияcе флагы көне. Әлеге уңайдан районның гражданлык актларын теркәү бүлегендә бертөркем яшьләребезгә паспорт тапшыру тантанасы булып үтте.
Чарада “Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләти балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Теләче бүлекчәсе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча миграция бүлеге хезмәткәрләре һәм паспорт алырга килгән балаларның әти-әниләре катнашты.
Тантанада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.
Паспорт алган егетләр һәм кызларның тормыш юллары, башка яшьтәшләренеке кебек, әле башлана гына. Аларга туганнарының һәм якыннарының барлык өметләрен акларга, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга һәм ныгытырга, киләчәк буыннар өчен үрнәк кешеләр булып яшәргә язсын.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев