Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Печәнгә төшәргә күп калмый

Был яз, шул исәптән җәй дә чагыштырмача ике атнага алдан килә. 25 майдан да калмыйча раоныбыз хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләр.

Әлеге уңайдан бүген, 18 май көнне,  районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген барлау максатыннан үзара тикшерү үткәрелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин ителеш буенча бүлек начальнигы Илдар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Игенче” “Август - Теләче” һәм “Агролак” ширкәтләрендә булып, терлек азыгы әзерләү кампаниясендә катнашачак комбайннарның, машина-тракторларның һәм тагылма машиналарның әзерлеге карады. Үзара тикшерү турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев