Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Пенсионерлар арасында «ХИКМӘТ» республика чемпионаты узды

Казанның Айти паркында пенсионерлар арасында, күп төрле компьютер ярышлары буенча, «ХИКМӘТ» республика чемпионаты узды.

Чемпионат өлкән яшьтәге кешеләрне заманча технологияләргә җәлеп итү максатында республика рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән узды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова сүзләренә караганда, мондый проектлар өлкән буынга дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга гына түгел, ә үзләрен мошенниклар гамәлләреннән дә якларга ярдәм итә. Чемпионатта 58 команда катнашты, барлыгы 115 кеше. Иң өлкәненә 85 яшь.Безнең районнан команда составында Касыймова Ләйлә Абделәхәт кызы һәм Хәмизов Марат, команда җитәкчесе-район пенсионерлар берлеге рәисе Садриева Галия Фәйзрахман кызы катнашты. Ике сәгать эчендә өч этапны узарга кирәк иде. Куаркодка күчәргә ,биремне телефон аша үтәргә, дәүләт хезмәтләре порталында кирәкле вкладкаларны табарга, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы турында төгәл фактлар җыярга. Бу этапларны узып, Касимова Лэйлэ абсолют беренчелектә 2 нче, шәхси беренчелектә 3 урыннарны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев