Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кулинар – рәссам

“Пешекче - ул артист, кунагының күңелен табу өчен, аңа, нәкъ сәхнәдәгечә, сәнгать остасы булырга туры килә. Йөзеңдә һәрчак елмаю. Усалланып йөрүче кеше тәмле аш пешерә белми ул. Пешекче - табиб. Аңа кешенең сәламәтлеге тапшырылган. Пешекче - рәссам. Аның ашы тәмле генә түгел, бик матур да булырга тиеш”. Бу сүзләр якташыбыз, күренекле аш-су остасы Юныс ага Әхмәтҗановныкы. Туган авылы Олы Кибәхуҗада, быел, беренче тапкыр, аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, фестиваль узганын күпләрегез хәтерли булыр. Юныс Әхмәтҗанов һөнәренең дәвамчылары күп районыбызда. Бүген шуларның берсе – Ләйлә Кашапова белән әңгәмә корырбыз.

-Үзең белән таныштырып кит әле, Ләйлә?!

- Гап-гади авыл кызы мин, Алан авылы мәктәбен тәмамладым.

-Белүемчә, синең белемең пешекче түгел?

-Әйе, мин Казан Дәүләт педогогия университетын тәмамладым, физика һәм информатика факультетын.

- Ләйлә, шушы пешекче һөнәренә килү тарихын сөйләмәссеңме?

- Әбием дә, әнием дә, ял саен безне тәмле ризыклар пешереп сыйлыйлар иде.  Мин дә кечкенәдән пешеренергә яраттым. Әллә ниләр кыландырып бетерә идем. Университетны тәмамлагач, шушы юнәлеш буенча колледжда белем алып чыктым.   Һәм инде, дөрестән дә, алдагы юлымны мәктәптә түгел, нәкь менә пешекче буларак дәвам иттем - ресторанга кондитер булып эшкә урнаштым. Шул вакытта ук заказлар ала башладым, банкетлар вакытында зур тортлар да ясый идем. Анда ике ел эшләгәч, китеп, үз эшемне башларга уйладым. Башта күбрәк пирожныйлар, тортлар, десертлар ясый идем. Ике ел элек кейтеринг белән шөгельләнә башладым. Заказлар кабул итеп, урыннарга барып хезмәт күрсәтәм, өстәлләрне бизим.

-Бар төр ризыкларны пешерү дә асат биреләме? Кайсы иң авыры? Ә иң җиңеле?

-  Авыр пешерелә торган ризыгым бар дип уйламыйм, барсын да асат пешерәм. Ике генә ингреденттан да әллә нинди шедеврлар ясап куярга була бит. Иң җиңеле омлет инде (көлә).

-Үкенмисеңме соң белемең буенча китмәгәнгә?

-Бер тамчы да үкенмим. Чөнки мин күңелемә ошаган, күңелем яткан һөнәр белән шөгельләнәм. Шуның белән әле акча да эшлим.

 -Заказларны каян табасың?

- Реклама биргәнем юк минем. “Сарафан” радиосы аша гына.

- Син бит әле быел "Пятница" телеканалында баручы "Адский шеф" дип исемләнгән проектта да  катнаштың?

-Әйе, "Пятница" телеканалында Константин Ивлев белән "Адский шеф" дип исемләнгән яңа тамашада катнашырга туры килде. Мине алар үзләре чакырды. Аптырап киткәнем хәтердә, каян таптылар икән мине дип. Чөнки бер җирдә дә рекламаларым юк бит.   Аңа кадәр, ике ай буе бу тапшыруның съемкаларында катнаштык. Бу икенче сезон. Әлеге шоуда бөтен Россия буенча җыелган иң -иң оста пешекчеләр көч сынаша. Ике тапкыр үттек кастингны. Катнашу өчен 10 мең гариза килгән диделәр. Шулардан 20 кешене сайлап алдылар. Күп кеше белән таныштым, бик файдалы булды ул миңа. Беренче көннәрдә кайтып китәсем килде. Безнең белән психологлар эшләде. Карап торганда гына кызык кебек, съемкалар өч көн барды. Ияләнмәгән шартларда ризык әзерләргә кирәк иде. Авыр булды.  Телефоннарны алып куйдылар, аралаша алмадык туганнар белән дә. Мин сөенәм әлеге проектта катнашканга. Чөнки, бу тапшыру миңа Константин Ивлев белән гомерлек танышлыкны бирде. Ул безгә – катнашучыларга даими ярдәм итәргә әзер.  (Ләйлә катнашкан әлеге тапшыруны  “Пятница» каналының Вконтакте челтәрендәге битеннән карый аласыз) 

- Киләчәккә планнарың?

- Үземә студия сатып алдым. Шунда ремонт ясыйм. Алга таба шушында теләгәннәр өчен, кондидер, өстәлне бизәү буенча, ниндидер ризыкларны пешерергә өйрәтү буенча укулар оештырырга хыялым.  Мастер-класслар үткәрәчәкмен. Чөнки сораучылар бар.

Без пешекче кызыбызга саулык, сабырлык, бәхет телибез. Һәрчак тәмле ашлары безне куандырсын, якты йөзләре шатландырсын, оста куллары сокландырсын!

Зөлфия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев