Питрау бәйрәме белән, Сезне!
12 июль, Питраудан соң, үсемлекләр үсүдән туктый, дигән халык сынамышы бар. «Питрау җитте - җәй үтте» дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип санаганнар.
Бәйрәмнәр халык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Әти-әнисенең күркәм сыйфатларын алган бала кебек, халык бәйрәмнәре дә гасырлар дәвамында халыкның тарихын, дини, яшәеш үзенчәлекләрен үзенә сеңдергән. Авыл тормышында Питрау аеруча мөһим, үзенчәлекле, чөнки бәйрәмнән соң эш арта, печән әзерләүгә керешелә. Халык юкка гына, басуда тырышып эшләү өчен башта яхшы итеп бәйрәм ит, күңел ач, димәгән. Бу көнне су коену белән бәйле чаралар тәмамлана, җәйнең уртасы җитә. Бездә чананы - җәйдән, арбаны кышын әзерлә, диләр. Җәй исә авыл халкы өчен көзге-кышкы сезонга әзерлек чоры.
Питрау бәйрәме күңелләрегезгә тынычлык, канәгатьлек хисе, яктылык һәм киләсе көнгә ышаныч өстәсен! Сезнең барыгызга да саулык-сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез.
Хөрмәт белән "Теләче"леләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев