Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 2 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Чәчү комплекслары белән чәчүдә:
Беренче урында - Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Динар Нурзалин улы Гайнуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән, (агрегат ике смена эшли);
Икенче урында - Марсель Миңнулла улы Дәүләтшин белән Шигаев Данил Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән, (агрегат ике смена эшли).
Гади чәчкечләр белән чәчүдә:
Беренче урында - Айрат Миннегали улы Абдуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтеннән, (агрегат бер сменада эшли);
Икенче урында - Васил Шәяхмәт улы Вәлиев - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан, (агрегат бер смена эшли).
Өченче урында - Равил Мансур улы Исламгәрәев - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән, (агрегат бер смена эшли).
Биш көнлек күрсәткечләр буенча җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте механизаторлары - Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Динар Нурзалин улы Гайнуллин иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев