Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Премияләр билгеләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.

 Чәчү комплекслары белән чәчүдә:

беренче урында - Расил Рафаил улы Насыйбуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән;

икенче урында - Данил Михайлович Шигаев - җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтеннән;

икенче урында - Динар Нурзалин улы Гайнуллин белән Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән.

Гади чәчкечләр белән чәчүдә:

беренче урында - Әнәс Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан.

икенче урында - Ильфир Мулланур улы Салихов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән.

Биш көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгы механизаторы Әнәс Әхәт улы Гайнетдинов иң күп эш башкаручы механизатор буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев