Президент белән күрешкән…
Олы Мәтәскә авылында яшәүче Флюра апа Каримова тормыш авырлыкларын үзенең көр күңелле, яхшы кәефе белән җиңгән.
10 июнь көнне Флюра апа үзенең туган көнен билгеләп узды. Аны тәбрик итәргә дип балалары, оныклары, оныкчыклары җыйналды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, район социаль яклау үзәге җитәкчесе Фәридә Галимова, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Валиуллин да тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде. тГомерен хезмәттә үткәргән юбиляр хакында район газетасыннан тулырак таныша аласыз.
Э.Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев