Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Президент ярышлары» бөтенроссия мәктәп укучылары спорт ярышларының төбәк этабы үтте

17-19 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә «Президент ярышлары» бөтенроссия мәктәп укучылары спорт ярышларының төбәк этабы үтте.

 Әлеге ярышта Теләче урта мәктәбенең, физик тәрбия укытучсы Хакимов Рафил Рефат улы җитәкчелегендә, “Юность” мәктәп спорт клубы командасы да катнашты. 5”В” сыйныфы укучыларыннан торган команда Республика ярышларында үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтеп, лаеклы 2 урынны алып, көмеш медальләр, кубок һәм грамоталар белән кайтты. Барлыгы 10 авыл мәктәпләре,  8 шәһәр мәктәбе командалары катнашкан ярышларда укучылар түбәндәге ярышларда катнашып, нәтиҗәләргә иреште. “Күп төрле” ярышлар – 1 урын, җиңел атлетика – 1 урын, “Иҗади конкурс” – 1 урын, теоретик белемнәр – 7 нче урын. Шәхси ярыш нәтиҗәләренә килсәк: Гыйниятуллина Жасмин – күп төрле ярышларда 2 нче урынны, Галимова Нәфисә – 1 нче урын, Гыйниятуллин Ильдан – 1 нче урынны яулады. Бадминтон уенында Мараков Ислам һәм Гыйниятуллина Жасмин 2 урында! Укучыларны һәм аларның тренерын әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X