Призлы урын алган авыл җирлекләрен котлыйбыз
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча X республика конкурсына йомгак ясалды.
Бәйгедә Алан авыл җирлеге беренче урынга, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты икенче урынга лаек булды.
Конкурсның төрле номинацияләрендә беренче урыннар өчен призларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев