Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Программалар гамәлдә

Әбде авыл җирлеге өч авылны берләштергән иң ерак авыл җирлекләренең берсе. Биләмәсе дә шактый. 5132 гектардан артык җире генә бар! Тактамыш, Әбде, Ташлыяр авылларында барлыгы 336 кеше яши.

Әбде авылының Ксенофонтов урамында яшәүчеләр су проблемасын хәл итүне сорап җитәкчелеккә аз мөрәҗәгать итмәде. Ничә еллар суга тилмерделәр. Кемнәрдер су проблемасын үзләрендә су коесы казып, икенчеләре чишмәдән алып кайтып хәл итте. Әлеге урамда торучыларның өлкән яшьтә булуын да исәпкә алсаң, су проблемасы тагын да актуальләшә.

25 елдан соң алар суга тиенде. Үзара салым акчасына башланган эш 1 миллион 500 мең сум грант акчасы нигезендә тормышка ашырылды. 2020, 2021 елларда үзарасалымга Ксенофонтов урамында 500 мең сумга су трассасы сузылган 17 метрлы, 25 кублы су Сулы булдылар башнясын Ростов өлкәсе Таганрог шәһәреннән алып кайтканнар. 1990 елда казылган скважинага яңа башняны урнаштырганнар. Җирлек башлыгы Нияз Рахматуллин әйтүенчә суның сыйфаты да яхшы икән. Халык аны йомшак дип яратып куллана. Су өчен авыл халкы акчаны кеше һәм мал саныннан түли. Җәй айларында су сипкән өчен дә өстәлә. Ватылган очракта халык өмә ясап вакытында ремонтлап та куя. Өлкән буын вәкилләре аеруча активлык күрсәтә. Су килгән урамга, әти-әниләренә балалары өйләренә үк кертеп биргән. Әлеге уңайлылыкка алар әле дә ышанып бетә генә алмыйлар. Быелгы үзарасалым акчасына Ленин, Лесная урамнарына янгын гидрантлары урнаштырылган. Бүгенгесе көндә Әбде авылында җиде гидрант бар. Бу җирлектә су белән бәйле проблема чишелгән. Бүген авылда ике башня бар. Җәй айларында аның икесен дә кулланырга исәплиләр. Башка ел фасылында авылга яңа башняның да суы җитәчәк.

Тактамыш авылында 2015 елда “Чиста су” программасы нигезендә трасса яңартылып, яңа башня куелган булган. Аннан чиста су килмәгәнлектән, быел капиталь ремонт үткәрелгән. Иске скважина ремонтланып, санитар таләпләргә туры китерелеп су трассасына тоташтырылган. Ташлыяр авылында яшәүчеләр су керткәнлектән, анда бу проблема юк.

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев