Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәэсирле бәйге -тамаша узды

Бүген, ягъни 8 февраль көнне, район мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабы булып үтте.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы башлангычы белән үткәрелеп килүче  традицион бәйгедә Арча, Балтач, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнарыннан килгән конкурсантлар көч сынашты. 

Конкурста катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы Президиумы әгъзалары - республика профсоюзлары Федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова һәм республиканың медицина хезмәткәрләре Ассоциациясе Президенты Ирина Питулова сәламләде. Соңгылары “Сөембикә” журналының баш мөхәрире урынбасары Алсу Шакирова, җаваплы Сәркатибе Мәликә Асатуллина белән берлектә бәйгедә катнашучыларның чыгышына бәя дә бирделәр.  

Бәйгедә катнашучылар “Хатын-кыз - әни”, “Хатын-кыз - лидер”, “Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият”, Минем һөнәрем - минем язмышым”, “Хатын-кыз - бизнес леди”, “Өченче буын” героинясы”, “Хатын-кыз - ел үрнәге”, Ир-ат - лидер”,” “Ир-ат -  мәрхәмәтле йөрәк” кебек номинациялләрдә көч сынаштылар. 

Бәйгенең чагылышын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез. 

Аның турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев