Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рада Әхмәтгаязова «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестивале җиңүчесе

Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау концерты узды.

1,5 меңнән артык үзешчән артистлар  (республиканың 190 предприятиесеннән һәм оешмасыннан эшче һөнәрләр вәкилләре)  катнашкан фестивальдә районның "Олимп"  яшьләр үзәге исеменнән катнашкан Рада Әхмәтгазова икенче дәрәҗә дипломга ия булды. Котлыйбыз! 

 

  • "Безнең заман -2023"  фестивалендә райондашыбыз Газинур Әхмәтҗановның Габбас Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат иткән "Гармун тавышлары чыңласын" дип исемләнгән җырын башкардым. Быел Татарстанда "Милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы" уңаеннан чыгарган җырыбыз бу, узебезнең туган ягыбыз, милли уен коралыбыз турында җырлана  торган җыр. Бу конкурста катнашып, башка җырчыларның чыгышларын күреп, ниндидер кызыклы "фишкаларына"игътибар итеп, тәҗрибә туплап, аралашып кайттым катнашучылар белән. Шунысы сөендерә- Республикабызның бөтен өлкәләрендә дә талантлы кешеләр бик күп икән: иртә белән заводка барып  эшләп кайтсалар, кич белән инде сәнгать белән шөгыльләнәләр икән җырга-биюгә гашыйк кешеләр!,- диде Рада үзе. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев