Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Раил Нургалиев: "Отасы әйберем калмады "

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов танылган көрәшче Раил Нургалиевка “Нинди хыялың бар, көрәштән китү теләгең бармы, кайчан?” дигән сорау бирде.

“Беренче чиратта, Аллаһы Тәгаләгә һәм мине тудырган әти-әнигә рәхмәтлемен. Аллаһка шөкер, бөтен хыялларны да тормышка ашырдым. Яраткан хатыным, балаларым бар, көрәш карьерасында үзем теләгәнне өч тапкырга арттырып үтәдем. Отасы әйберем калмады, Аллаһка шөкер. Мин – көрәшнең фанаты. Җаным-тәнем белән көрәштә мин. Сәламәтлегем бар, туктарга уйламыйм. Алга таба да отасым, җиңәсем килә. Иң зур теләгем – көрәш гадел булсын иде, чөнки кайвакыт хөкемдарлар дөрес бәя бирми. Кемне тартырга кирәк, шуны беренчелеккә чыгаралар. Бу хәл балалар арасында да күзәтелә. Мин дә балалар арасында гел җиңелә идем”, - диде Раил Нургалиев.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rail-nurgaliev-otasy-yberem-kalmady

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев