Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район буйлап Нәүрүз атлый

21 март көнне Азия дәүләтләрендә яшәүче мөселман кардәшләребез иң олы һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсен, язгы бәйрәм - Нәүрүз бәйрәмен каршылый.

Кышны озату, Язны каршылау бәйрәме безнең республикада зурлап узган гасырның туксанынчы елларында үткәрелә башлады. Баштарак ул Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә генә үткәрелсә, соңрак район үзәкләренә, авылларыбызга күчте.

Мисал өчен, кичә әлеге күңелле бәйрәм Олы Нырсы һәм Караширмә авылларында үттте, бүген исә чират Баландыш белән Айдар авылларына күчте. Баландыштагы  бәйрәм муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләве белән башланып китсә, Айдар авылындагы халыкны, үзешчән артистларны муниципаль район башлыгы  урынбасары Айрат Фатхуллин сәламләде.

Баландышлылар бәйрәмне үз көчләре белән үткәрсәләр, Айдардагы районкүләм бәйрәмдә Шармыш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Березка” (җитәкчесе Елена Тарасова) , Караширмә авылыннан “Миләшкәй” (җитәкчесе Әкълимә Мәһдиева) вокаль ансамбльләре һәм Теләче, Шәтке, Урта Мишә, Югары Мәтәскә һәм Айдар авыллары үзешчәннәре дә катнашты һәм чыгыш ясады. Аларның чыгышлары күңелле уеннар һәм бәйгеләр белән үрелеп барды. Әлбәттә, ике бәйрәмдә дә бәйрәм күрке – язга үз вәкаләтләрен бирәсе килмәгән  Кыш бабай белән яз хәбәрчесе һәм гүзәле Нәүрүзбикә булды.  Ике Җирлектә дә  узган бәйрәмнәрнең чагылышын сез түбәндәге фотоларда күрәсез. Бәйрәмнәр турында тулырак “Теләче”газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев