Район газетасына язылу дәвам итә
Хөрмәтле райондашлар, газета укучыларыбыз, газета-журналларга язылу бара, шул исәптән, «Теләче» район газетасына да.
Өр-яңа хәбәрләр, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлар белән танышырга теләсәгез, газетабызга язылырга онытмагыз!
Язылучыларыбыз арасында, бу юлы да бүләкләр уйнатачакбыз! Төп бүләкләребез – шифаханәгә ике кешелек юллама һәм бозау! Редакциягә газетага язылганлыкны раслаган квитанцияләр дә килә башлады. Бер язылучыбыз менә шулай, бииик зууур конвертка салып җибәргән квитанциясен, күп маркалар ябыштырып. Зур рәхмәт сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев