Район күләмендә «Игътибар-балалар!» акциясенең соңгы көннәре үтә
Әлеге акция кысаларында Иске Җөри балалар бакчасының махсус юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү өчен ясалган мәйданчыкта, «Серле ачкыч»-дип исемләнгән квест-уен уздырылды.
Квест уенны тәрбиячеләр Галиулина Ә.Н. һәм Каримуллина Г.С. алып барган. Чарага Теләче районы юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, полиция лейтенанты Ленар Киямов,Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова да килгән. Балалар , ЮИД отрядлары белән берлектә, катлаулы сынауларны бердәм булып чишеп, "Серле" ачкычны эзләп тапканнар.
Полиция инспекторы үз чиратында балалар белән әңгәмә дә үткәреп, сораулар биреп балаларның белемнәрен тикшергән.
Чара ЮИД отрядлары әзерләгән флеш-моб белән төгәлләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев