Район Советының беренче оештыру утырышы узды
Теләче муниципаль район Советының беренче оештыру утырышы узды.
Утырышның көн тәртибенә
Теләче муниципаль район башлыгын, район башлыгы урынбасарын сайлау, Советның даими эшләүче комиссияләре составын раслау, Башкарма комитет җитәкчесенә конкурс игълан итү кебек мөһим мәсьәләләр кертелгән иде.
Фәрит Мөдәррисович Теләче муниципаль районы башлыгы вазыйфасына Республикабыз Рәисе исеменнән, Фатхуллин Айрат Гилванович кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән бертавыштан Айрат Гилванович кандидатурасын хупладылар. Шулай итеп, район Уставы, һәм гамәлдәге законнар нигезендә Фатхуллин Айрат Гилванович Теләче муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.
Район башлыгы урынбасары итеп Мараков Ильдар Рамилевич сайланды. Аларга җаваплы хезмәтләрендә зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев