Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район хакимиятенең актлар залында Яңа елга әзерлек буенча район бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Район хакимиятенең актлар залында Яңа елга әзерлек буенча район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләрне район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрик итте.

Авыл җирлекләре арасында  "Иң яхшы бизәлеш" буенча Гран - прига Теләче авыл җирлеге, беренче урынга Баландыш авыл җирлеге, икенче урынга Алан авыл җирлеге, өченче урынга Олы Мәтәскә авыл җирлеге лаек булды. 


Район үзәгендә "Иң үзенчәлекле бизәлеш" номинациясендә беренче урында газ оешмасы, икенче урында "Татавтодор" юл төзекләндерү идарәсе, өченче урында ветеринария берләшмәсе, "Мишә" җәмгыяте. 


Белем бирү оешмалары арасында беренче урында Олы Мишә мәктәбе, икенче урында Шәтке, өченче урында Үзәк һәм Югары Кибәхуҗа мәктәпләре. 


Мәдәният йортлары арасында - беренче урында Югары Мәтәскә авыл клубы, икенче урында Караширмә, өченче урында Казаклар авыл клубы.

 

Эльмира Котдусова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев