Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Районда “Сәнгать аша - яшеллек иленә” дип исемләнгән экологик бәйге үтте

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында республикакүләм V тапкыр “Сәнгать аша - яшеллек иленә” дип исемләнгән экологик бәйге үтте.

 Чараның беренче өлешендә бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Кызыл калфак маҗаралары” дип исемләнгән әкият күрсәтте, икенче өлешендә килгән кунаклар белән фикер алышу, экологик юнәлештә эшләүче бакчалардан килгән тәрбиячеләр тарафыннан тәҗрибә уртаклашу булды. Ахырдан бәйгедә катнашкан һәм финалга чыккан җиңүчеләр тәбрикләнде.

 

Жюри билгеләп үткәнчә,  Саба, Теләче, Кукмара, Арча районнарының балалар бакчаларыннан килгән эшләрдә экологик юнәлештә эш югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын күрергә мөмкин. Аларда туган як табигате, аңа сакчыл караш тәрбияләү бурычы беренче урынга куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев