Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз иҗаты

Бүген сезгә Олы Мишә авылыннан Рузалия Газизова шигырен тәкъдим итәбез.

Туган ягым - Теләче

Нинди гүзәл, нинди сөйкемле син
Туган ягым минем - Теләчем.
Синдә туып читтә яшәүчегә,
Гел уңышлар гына телә син.

Чит җирләрдә күпме йөресәм дә,
Сине сагынып кайтам Теләчем.
Синдә туып, синдә үскәнгәме
Бик күрәсем килә, күрәсем.

Сокланырлык синең табигатең
Күкрәп үсә иген-кырларың.
Саф һавалы, киң болыннарыңда
Уйнап үсә егет-кызларың.

Күпме егет-кызны әдип иткән,
Илхам биргән туган як бит син.
Теләченең тырыш халкы бүген
Көрәшчеләр белән дан тотсын.

Саный китсәң: бик күп төзелешләр
Калкып чыкты район эчендә.
Тынгысыз һәм тырыш җитәкчеләр
Рәхмәт Сезгә барысы өчендә.

Аккан суны - узган гомер диләр
Чирек гасыр бушка узмаган.
Кабат торгызылган районыбыз
Үрләр яулар, балкыр берзаман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев