Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашларыбыз иҗаты

Кояшлы яңа көнемдә Хәерле иртә телим. Хәлен белеп табигатьнең Урамга чыгып керим.

Кояшлы яңа көнемдә
Хәерле иртә телим.
Хәлен белеп табигатьнең
Урамга чыгып керим.

Саф һавасын күкрәк тут(ы)рып
Сулыш алыйм иртәдә.
Нинди көн буласын бер дә
Белеп булмый иртәгә.

Тышта рәхәт, саф һавасы,
Азрак кына туңдырган.
Урамдагы күлдәвекләр
Ак боз белән капланган.

Шул бозларны ватып карау
Килде минем уема.
Аяк белән басып карыйм,
Ватылмас күк тоела.

Акрын гына баса- баса
Киттем күл уртасына.
Әгәр боз ватылып китсә?
Башка килми уе да.

Күлдәвекнең уртасына
Җиттем генә дигәндә.
Төшеп киттем, " почти" тездән
Галош кына кигәнгә.

Көләргәме, әллә инде?...
Балачагыма чаптым.
Акыл кермәгән "карт аю",
Сүгеп өемә кайттым.

Сез дә шулай, беренче боз
Сынаганыгыз бармы?
Акыл керми ул бер кайчан,
Уйлаганыгыз бармы?

Орышабыз кайчак шулай
Баланы, оныкларны.
Кем балалыктан чыккан соң?
Кем аны онытканмы?

Менә шулай күрше - күлән
Күрмәгән тиз арада.
Йөреп кайттым әле бүген
Суга батып урамда.
(Ычкынган, дип уйламагыз,
Яздым иртә торганга.)
23.10.2023 Ләйлә Фәрит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев