Райондашларыбыз иҗаты
Туган якның сагынам тургайларын ...
Кырлар гөрләр-язгы эшләр барыр-
Күктә сайрар сабан тургае !
Көтү йөрер,ат,колыннар белән-
Нинди матур Мишә тугае !
Яратамын тургай сайрауын-
Туган җирне килә күрәсем !
Яна чыккан ,дымсу җиргә ятып-
Туфрагынны килә үбәсем !
Әй,Туган җир !-тургайларын белән,
Төшләремә никтер керәсен...
Сагынамын сине Туган җирем -
Сагышланам шуна күрәмсен .
Кырлар исен,тургай сайрауларын,
Балачактан бирле яратам !...
Сина кайтып,кырга чыксам гына -
Булган сагышларны таратам .
Агачларда яна яфрак яра -
Табигатьнен матур,саф чагы...
Туган җирдән читкә киткәннәрне ,
Шунда тарта ,барыбер бит җаны !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.13.03.2024 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев