Районга эш сәфәре белән Монополиягә каршы федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Венера Чернова килде
Бүген районга эш сәфәре белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Венера Чернова килде.
Ул район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гайнетдинов озатуында, сәнәгать мәйданчыгында булып, андагы эш барышы белән танышты. Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары өчен Венера Чернова ачык дәрес үткәрде. Очрашуда реклама темасы, җирләрне рәсмиләштерү, үз эшеңне ачу һәм бүгенге көн өчен булган мөһим башка мәсьәләр күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев