Рамазан - 2025: кайчан башлана
2025 елда Рамазан ае 1 марттан башланып 30 мартка дәвам итәчәк.
Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары ураза тота, ай дәвамында Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып тора.31 мартка каршы төндә дин тотучылар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.
Авыз ачканда нинди ризыклардан башларга ?
Медицина күзлегеннән караганда, кичке ашны хөрмә җимешеннән һәм бераз су эчүдән башларга дөрес, аннары дога кыласың, намаз укыйсың. Шуннан соң төп ризыкны кабул итәргә була. Төп ашау вакытында бик кыздырылган һәм майлы ризыклар, кибет ярымфабрикатлары, камыр ризыкларын ашамау мөһим. Иң яхшы яшелчәләр белән томалап пешерелгән ит, яшелчәләрдән салатлар, традицион шулпалар (токмач, шурпа, борщ), пешкән тавык һәм балык, пюре белән котлетлар һәм башка күп нәрсәләр. Аз тозлы сельдь яки кызыл балык. Киптерелгән җиләк-җимеш, бал.
Иртән сәхәргә нәрсә ашау кулайрак ?
Иртән сезнең гадәти рационга кергән һәр нәрсәне кабул итәргә мөмкин, майсыз плов, манты, пилмән, салатлар, дөге, солы, карабодай боткалары тәкъдим итәм. Соклар һәм компотлар иртә белән су белән кушып эчү яхшырак. Иң яхшысы - яшел чәй һәм су, каты булмаган кофе мөмкин. Газлы татлы суларны һәм энергетикларны эчмәгез.
Тиз әзерләнә торган ризыклар, токмачлар, кибет ярымфабрикатлары, чипсы, фастфуд ашарга киңәш итмим, чөнки аларда махсус аксымнар һәм углеводлар, күп тоз һәм натрий глутаматы бар, болар барысы да ризыкны тиз үзләштерүгә һәм 1-2 сәгатьтән соң сусау һәм ачлык хисен китерә, шулай ук организмга зыян китерә.
Кискен һәм кайбер хроник авырулар белән авыручыларга, шулай ук билгеле бер вакытта дарулар кабул итәргә кирәк булган кешеләргә ураза тоту киңәш ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев