Рамазан – рухи һәм мәгънәви камиллеккә ирешү ае
Бу көннәрдә райондашларыбыз, дин кардәшләребез, барча мөселман дөньясы белән берлектә, Ураза тота, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сорый, тәүбә итә, догалар, Корьән укый. Инде 21 көн дәвамында алар бисмиллаһ әйтеп, сәхәр ашыйлар, ахшам азаны вакытында авыз ачалар, шул рәвешле рухи һәм мәгънәви камиллеккә ирешергә тырышалар.
Шөкер, Ифтар мәҗлесләре быел да кат-кат, күтәренке рух белән тиешле югарылыкта үтә. Мисал өчен, 22 апрель көнне “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесенда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары иганәсенә үткәрелгән мәҗлестә, без, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте Рәисе урынбасары, Колшәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов белән районыбыз мөхтәсибе, республиканың төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевның вәгазьләрен тыңлап хозурландык. Илфар хәзрәт үзенең вәгазендә “Әсәләмәгаләйкүм!” дип исәнләшә белү, башкалар йоклаганда тәһаҗид намазын уку, мохтаҗларга ярдәм итү, туганлык җепләрен саклау кирәклеге турында сөйләде. Бу юлы мәҗлескә авыл имамнары, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган өлкән буын җитәкчеләр чакырулы иде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин Рамазан аеның районда быел да күтәренке рухта, шатлык белән үтүен билеләп үтте. “Аның язгы кыр эшләре башланып киткән көннәргә туры килүе зур символик мәгънә ия. Ураза аенда кылган игелекле гамәлләребез һәм тоткан уразаларыбызның әҗере буларак килер җәйләребез муллык белән килсен иде”, - диде ул.
Хөрмәтле райондашлар! Рамазан ае һәркемгә дә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә өндәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык, якты өметләр алып килсен!
Дүртенче районкүләм Ифтар мәҗлесе турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев