Раштуа - бәйрәмнәрнең бәйрәме
Бүген провославие динен тотучылар Раштуа (Рождество) бәйрәмен, төгәлерәге, Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итә.
Нәкь менә бүген Аллаһының христиан динен тотучылар өчен Җир йөзенә җибәрелгән Иисус Христос (Гайсә Коткаручы) дөньяга килгән.
Әлеге уңайдан бүген төнлә районыбыз чиркәүләрендә, шул исәптән Теләче авылы чиркәвендә, бәйрәм келәүләре үткәрелде. Түбәндәге рәсемнәрдә сез Теләче чиркәвендә узган келәү барышын күрәсез.
Бирегә килүчеләрне христиан дөньясындагы иң шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәмнәрнең берсе – Раштуа бәйрәме белән Теләче авылының Покров чиркәве ностоятеле Алексей атакай котлады. Әйе, ул белдергәнчә, нәкь менә карлы-буранлы сихри кышта гына Иисус Пәйгамбәрнең туу кебек, күңелләргә яшәү көче өстәлә. Биредә аның Раштуа мөрәҗәгате җиткерелде, Бөек Завет укылды, халык белән бергә чиркәү җырлары башкарылды.
Раштуа бәйрәменең тарихы зур. Әлеге изге, зур бәйрәм Совет чорында рәсми рәвештә тыелып да торды. Әмма ул кешеләр күңелендә яшәп килде. Куанычка булсын, соңгы утыз елда бу олы бәйрәмгә игьтибарыбыз, хөрмәтебез бермә-бер артты, дәрәҗәсе дә үсте. Хәзер Раштуа бәйрәме дәүләт тарафыннан танылып, ял көне буларак билгеләнеп үтелә.
Хөрмәтле христиан динен тотучы райондашларыбыз! Сезне барыгызны да бәйрәмнәрнең бәйрәме булган Раштуа белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев