Рәхмәт белдерәләр
Иске Җөри урта мәктәбе укучыларына башлангыч сыйныф укытучылары Җиһаншина Г.Р., Бадриева Н.Р. һәм өстәмә беләм бирү педагогы Набиуллина Р.Р. җитәкчелегендә рәхәтләнеп кошларны ашатырга, сыйпап карарга һәм алар белән фотога төшәргә мөмкинчелек тудырылды.
Страус, дөя, як, гуанако һәм башка хайван һәм кошларны тотып карыйсыгыз килсә Теләчедән 80 чакрым ераклыкта Биектау районы Ямаширмә авылындагы страуслар фермасында сезне бик теләп каршы алачаклар. Фермага экскурсия балалар өчен танып-белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч сәяхәт тә булды. Укучылар онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр белән кайттылар. Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр, ерак юлларны якын итеп, исән- сау йөртеп алып кайткан өчен Илдар Муллахметовка зур рәхмәтләрен җиткерәләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев