Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Рәхмәт сүзе» гадәткә кергән

Коррупция - җәмгыять өчен җитди проблема. Безнең районда вәзгыять нинди? Бу күренешне киметеп буламы? Әлеге һәм башка сораулар белән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльвира Илнур кызы Шәриповага мөрәҗәгать иттек.

 

- Эльвира Илнуровна, әйдәгез әңгәмәбез башында укучылар өчен "коррупция" төшенчәсенең аңлатмасын искә төшереп үтик.

- Коррупция төшенчәсе 2008 елның 25 декабрендә кабул ителгән 273-ФЗ номерлы “Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль законның 1 маддәсенең 1 өлешендә ачык аңлашыла. Коррупция ул – хезмәт урыныннан, вәкаләтләрдән астыртын рәвештә файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, коммерциячел ришвәт алу яисә физик затның үз вазыйфаи хәленнән законсыз файдалану, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы табыш алу, башка мөлкәт яисә мөлкәти характердагы хезмәтләр, үзләре өчен яисә өченче затлар өчен башка милек хокуклары рәвешендә файда алу максатларында үз хезмәт урыныннан законсыз файдаланудан гыйбарәт. - Районда коррупцияне булдырмау максатыннан ниләр эшләнә?

- Коррупцияне кисәтү буенча системалы һәм төрле планлы эш алып барыла. Бюджет акчаларын куллану даими контрольдә тотыла. Коррупция куркынычларын бетерү өчен муниципаль мөлкәтне һәм җирләрне сату яисә арендага бирү бары тик сәүдәләр аша гына уза. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күпфункцияле үзәктә күрсәтелә. Муниципаль коррупциягә каршы программа уңышлы тормышка ашырылып килә. Хезмәткәрләр, муниципаль учреждениеләр шулай ук башка тармаклар хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм яшьләр белән профилактик эш алып барыла. Безнең эшчәнлекнең ачыклыгына, хәбәрдарлыгына һәм һәркем файдалана алырлык булуына зур игътибар бирелә, район халкы белән элемтә системасы булдырылган. Алып барыла торган эш турында бөтен мәгълүмат районның рәсми сайтының https://tulachi.tatarstan. ru/ “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылган.https:// tulachi.tatarstan.ru/ Үткәрелгән эш, әлбәттә, билгеле бер нәтиҗәләр бирә. Әлеге юнәлештә эшлисе эшләр әле күп, чөнки коррупция куркынычлары бүгенге көнгәчә бар, әмма без аларны мөмкин кадәр минимальләштерергә омтылырга тиеш.

- Коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясенең эше турында сөйләгез әле?

- Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Уставы, Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе нигезләмәсе нигезендә, район Башлыгы җитәкчелегендә, район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында утырышлар уздырыла. Агымдагы елда 3 утырыш уздырылды, 13 мәсьәлә каралды. Соңгы утырыш 22 сентябрьдә үтте һәм көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Җир кишәрлекләрен арендалау турында;

- Бюджет акчаларын максатчан файдалануны, рациональ тотуны контрольдә тоту турында; - Кече һәм урта бизнес субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүдә булышу һәм ярдәм итү турында;

- Торак бирү турында;

- «Коррупция турында халык фикерен өйрәнү», коррупциягә каршы тору мониторингының 2021 елга нәтиҗәләре .

 

- Мәгълүм булганча, коррупция ике төргә бүленә: көнкүреш һәм эшлекле. Көнкүреш һәм эшлекле коррупция арасында аерма нәрсәдә?

- Эшлекле, әлбәттә, бизнес һәм хакимияткә кагыла, анда ике як та законны боза һәм үзенә файда ала. Бу өлкәгә бизнес һәм хуҗалыкның барлык тармаклары керә: финанс, җитештерү, хезмәт күрсәтүләр, аграр, иминият, коммерция өлкәләре, ягъни мондый ришвәтләр бизнесменнар һәм эшмәкәрләр арасында очрый. Көнкүреш коррупциясенә килгәндә, без бу терминны үз ихтыяҗларын яхшырту яки канәгатьләндерү өчен ришвәт бирүче гадәти гражданнарга карата кулланабыз. Коррупциянең мондый төре безнең тормышыбызда һәрдаим күзәтелә. Тирә-юнебездә мисаллар шактый, бары тик игътибар итәргә генә кирәк. Ә иң аянычлысы шул, әлеге "рәхмәт сүзе" бик нык гадәткә кергән һәм хәзерге вакытта мондый керем төреннән баш тарту инде кыен. Минемчә, бүгенге көндә ришвәт белән очрашмаган бер генә кеше дә юктыр. Коррупция безнең тормышыбызда шулкадәр зур урын алган ки, күпләр инде аннан башка яши дә алмый. Нигездә, бу көнкүреш коррупциясенә кагыла, мәсәлән, күпләр яхшы үткәрелгән операцияләр яки шул ук теш алдыру өчен акча бирә.

- Коррупция факты турында гражданнар кайда мөрәҗәгать итә ала?

- Теләче районында гражданнарга аларга мәгълүм булган коррупция фактлары, аларны кылуга этәрүче сәбәпләр һәм шартлар турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирүче ышаныч тартмалары эшли. Әлеге тартмалар район Советы бинасына һәм район үзәк хастаханәсенә керү урынында урнаштырылган. Язма мөрәҗәгатьләр кабул ителеп, теркәлгәннән соң, Теләче муниципаль районы Башлыгына җибәрелә һәм алар белән алга таба эш итү буенча карарлар кабул ителә. Гражданнар шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт идарәсенә, Теләче районы прокуратурасына, Теләче районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Теләче районының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә район Башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең, район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җаваплы затлар, коррупциягә каршы тору һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча эш алып барган өчен җаваплы затлар, Теләче районы прокуратурасы, Теләче районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең кайнар линия телефон номерлары урнаштырылган.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: атнаның һәр сишәмбе көнендә Теләче муниципаль районы Башлыгы гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.

Эльмира Әхмәтҗанова

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев