Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды

Бүген, ягъни 6 май көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә милләтебез алдындагы олы хезмәтен исәпкә алып һәм районда татарча көрәшне үстерүдәге зур казанышлары өчен электәге данлыклы көрәшче, бүген танылган фермер, хәләл җефете Гүзәл ханым белән өч баһадир егет һәм бер кыз тәрбияләп үстергән мөхтәрәм Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллинга Татарстан Республикасының көрәш Федерацияcе Президиумының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Бүләкләрне иясенә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев