Районга эш сәфәре белән КУНАКЛАР КИЛДЕ
Районга эш сәфәре белән "Татнефтехиминвестхолдинг" директоры, "Кама инновацияле территориаль- җитештерү кластеры коммерциячел булмаган партнерлыгы ассоциациясе президенты Рифинат Самат улы Яруллин, ТР Президенты киңәшчесе Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин, нефть химиясе комплекслы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Премьер министры ярдәмчесе Эльдар Рәшит улы Адиев килде.
Кунаклар Теләче сәнәгать мәйданчыгында уңышлы эшләп килүче пластмассадан төрле савытлар, көнкүреш кирәк- яраклары ясаучы оешманың эшчәнлеге белән дә якыннан танышты. Пластик чималдан көнкүреш кирәк- яраклары ясаучы үзәк "Теләче" сәнәгать паркының иң эре оешмасы. Бездә җитештерелгән савытларны күп җирдә күрергә була. Кулланыштан чыккан автомобиль шиналарын эшкәртү буенча "КРЯЖ" ширкәте, "Богородское роза" чәчәкләре теплицасы, озакламый файдалануга тапшырылачак "ТОПГАЗ" сыекландырылган газ заводы да кунакларда яхшы тәэсир калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев