Районыбызга депутат килде
27 июль көнне “Партия десанты” проекты кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин районга эш сәфәре белән килде.
Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән “Батыр” спорт” комплексында гражданнарны кабул итте.
Эш сәфәре барышында Шәтке авыл җирлеге хисапчысы Гөлшат Гыйләҗевага “Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәте”н тапшырды. Район үзәк хастаханәсе табиблары белән очрашты.
Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев