Районыбызны матур гаиләләр бизи
Бүген "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгендә , 14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан, районыбызда яшәүче матур ике гаилә белән очрашу булып узды.
Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы - яшьли туган сөюне ахыргача саклап, ана сөте белән балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, хезмәт, туган илен сөйгән ул-кызлар тәрбияләү. Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди өлкәннәр. Хак сүзләр. Бары бер-береңне хөрмәтләү, бер-береңнең кадерен белү генә гаиләне тату һәм бөтен итә.
Ә татулык, әлбәттә, бәхеткә юл яра. Бүгенге, инстаграм челтәрендә, туры эфирда булып узган очрашуыбыз геройлары да шушы гади генә кагыйдәләрне тормыш девизы итеп, бергә матур гомер кичерүче Теләче авылыннан Елена - Рәис Нуретдиновлар һәм Гөлгенә -Ильсур Низамовлар иде.
-Бәхетле гаиләнең сере нидә ? - дип сорыйм алардан. - Бер-береңне аңларга тырышып, бер-береңне ишетеп, ачу сакламыйча, киңәшләшеп, хөрмәт итеп яшәүдәдер инде - төгәл генә рецепты да юктыр, дип саныйбыз ", - диделәр алар бертавыштан.
Нуретдиновлар гаиләсе бик актив, район бәйгеләрендә дә актив катнаша, республикакүләм чараларга да еш чакыралар аларны. Шундый бәйгеләрдән мәсәлән, Елена Яковлевнаның республикада үтүче "Нечкәбил" бәйгесендә катнашуын әйтер идем. Спортны да үз итәләр. Гаилә башлыгы Рәис эфәнде инде озак еллар ДОСААФ оешмасын җитәкли. Хезмәтендәге уңышлары бихисап. Бу хакта үзе : - Сине аңларлык тормыш иптәшең булу хезмәтеңдә көчле итә, - ди.
Яшь гаилә - Низамовларның да авылда төпләнеп калулары да күңелне сөендерә. Күпләр шәһәргә күченеп киткәндә, эштән курыкмаган Низамовлар гаиләсе авылда төпләнеп калган. Алай гына да түгел, авылны яратып, җир җимертеп яши һәм эшли алар.
Ике гаилә дә дус-тату булып, балаларына, яшьләргә, тирә-күршеләргә үрнәк булып гомер итә. Чыннан да, мондый гаиләләр авылның күрке, бизәге дияр идем мин. Акыллы, төпле фикерле кешеләр белән аралашу да җанга рәхәтлек бирә.
Әлеге гаиләләрдә туган җиргә мәхәббәт хисләре сүрелмәсен, йөрәкләрдә сөю кимемәсен, өйдә балаларның көлү тавышлары тынмасын, табыннардагы муллык-бөтенлек бетмәсен, бәхетләре кителмәсен иде, дигән теләктә каласы килә.
Катнашучыларыбызга истәлек бүләкләре алуда булышкан "Бердәм Россия " бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирлеге бүлегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. З. Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев